"Хисләремне туплап,такыя үрдем!"
5нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында моңлы язучыбыз,якташыбыз,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,талантлы шагыйрь-Наил Касыймов белән очрашу кичәсе булып узды.Фойега язучы иҗатына багышлап,китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм киң катлам укучыга тәкъдим ителде.Кичә барышында тамашачылар Н.Касыймовның тормышын һәм иҗатын чагылдырган презентация белән таныштылар.Кичәгә башкалабыз Казан шәһәреннән мәртәбәле кунаклар:Татарстан язучылар союзы берлеге урынбасары язучы,драматург – Данил Салихов,популяр җырчылар:Р.Миндияр,Ф.Фәтхи һәм шагыйрьнең хезмәттшәләре кайткан иде.Кичә авторның шигырьләре һәм популяр җырлары белән чиратлашып барды.Наил абый өчен авылдашыбыз – үзешчән җырчы - Р.Нуруллин тарафыннан көй язылып,”Кулларынңы кулдан алма син!”дигән җырны тәүге кат ишетү иң зур бүләк булгандыр Очрашу бик тирән эчтәлекле,күңелле,тулы заллар белән узды.Н.Касыйм,Д.Салихов авыл китапханәсенә үзләренең китапларын бүләк итте.
Кичәне китапханәче һәм мәдәният хезмәткәре алып барды.