Чишмә бәйрәме! (праздник родника)
Су- кешегә табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк . Аннан башка тормыш юк. Су - яшәү чыганагы һәм дөньяның кыйммәтле байлыгы.Ә чишмә суына берни җитми! Кайда бар бездәге чишмәләр?! 25нче май көнне без мәдәният хезмәткәрләре дә авыл халкын, укучыларны җыеп чишмә бәйрәмен үткәрергә булдык. Чөнки авылыбызда матур чишмә пәйдә булды. Бу - билгеле инде көнне-төнгә ялгап эшләүче авылыбыз уңганнарының тырыш хезмәте нәтиҗәсе.Чишмәне төзекләндергәннән соң аны чистартып, тирә-ягына чәчәкләр утыртып чыгылды.Су алганнан соң утырып ял итү өчен эскәмияләр эшләнеп куелды. Бәйрәмдә җитәкчеләрнең чыгышыннан соң укучылар үзләренең җырга-моңга,шигырьгә булган осталыкларын күрсәттеләр.Чараның икенче өлешендә авыл халкын, укучыларны, килгән кунакларны тәмле уха, кайнар коймак, чәй белән сыйладык. Авыл халкы бәйрәмнән бик канәгать калды.