“Юлда йөри беләсеңме?” викторина.
Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан,16нчы май көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә 5,6 нчы класс укучылары өчен “Юлда йөри беләсеңме?” дигән исем астында викторина үткәрелде.Укучылар 2 төркемгә бүленде һәм тиз арада дөрес итеп китапханәче биргән сорауларга җавап табарга тиеш булдылар.Һәр командага карточкалар бирелде.Карточкаларның бер төркемендә юл билгеләре, икенчесендә юл билгеләренең билгеләмәләре. Һәр юл билгесенә туры килгән билгеләмәне табарга кирәк булды. Транспорт төрләре турында пантомима күрсәтелде.Күрше команда бу транспортны танырга тиеш булды.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, игътибарлы, сак булсаң, аяныч хәлләргә юлыкмаска да мөмкин дигән нәтиҗә ясалды.