Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан, китсәләр дә алар кайтмады...”(тематический вечер)

Ел да үткәрелә торган күркәм традиция буенча, Ашытбаш авылында Бөек Җиңүнең  72 еллыгы уңаеннан, “Ана даны” һәйкәле  янында тантаналы бәйрәм кичәсе үткәрелде. “Без мәңге бурычлы сезгә, ил хакын хаклаганнар!” исеме астында китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм киң катлам укучыга тәкъдим ителде.Митингта  сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.

Хуҗалык җитәкчесе Р.Г.Нуриев ветераннарны, авыл халкын бәйрәм белән котлады.Укучылар өлкән буынга багышлап җырлар  җырладылар,  шигырьләр сөйләделәр.

    Балалар “Үлемсез полк” акциясендә дә бик теләп катнаштылар.Алар  Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларының,туганнарының фотосурәтләрен күтәреп урам әйләнделәр.