Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“22нче июнь –хәтер һәм кайгы көне” батырлык сәгате

Белгәнебезчә, 22 нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышы -тарихка иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш буларак керде. Әлеге уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, укучылар өчен һәйкәл янында батырлык сәгате үткәрде.Иң элек сугыштан кайтмый калган бабаларыбызны искә алып үттек.Авылдан сугышка ничә кеше киткән, шуларның ничәсе исән килеш кайткан, ә күпмесе яу кырында ятып калганлыгы турында алган белемнәрен яңарттылар.Сугышта катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр куйдык һәм аларны бер минутлык тынлык белән билгеләп үттек.