“Артышлыкка сәяхәт” экскурсия
Безнең авылыбыз матур табигать кочагына урнашкан.Болын, кырлары, тугайлары аеруча да матур.Ә күле исә аккошлар йөзгән чакта бигрәк ямьләнә. Бу гүзәл кошларны күзәтергә дип без - китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре, укучылар белән бирегә килдек. Акрын гына күлдәге кошларны күзәттек. Аккошлар менә ничә елдан бирле үзләренә бала чыгарырга дип безнең күлне сайлый. Укучылар белән кошлар темасына әңгәмә кордык.Аккошларның үзенчәлекләре, нәрсә белән тукланулары, яшәү шартлары турында сөйләштек. Һәм ахырдан табигатьнең бер бизәге булган әлеге кошларны сакларга кирәклеге турында искәртелде.