“Сабантуйга бүләк җыю”
Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бәйрәм алдыннан һәр авылда атлар җигеп, гармуннар уйнап, өйләрдән өйләргә йөреп бүләк җыю йоласы бар. 5 нче июнь көнне елдагы традиция буенча, Арча районының Ашытбаш авылында да сабантуйга бүләк җыелды.Матур итеп бизәлгән 2 атка утырып, гармунчылар, балалар белән бергә мәдәният хезмәткәрләре сабантуйга бүләк җыюны оештырды.