“Балачак- күңелле чак!”
1 июньдә бик матур җылы бәйрәм- халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Чараның төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү.Бу бәйрәмне үткәрү- безнең Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йортының традициясенә әйләнә бара.Менә быел да, “Кояшкай” балалар бакчасы балалары өчен бәйрәм чарасы үткәрелде.Балалар өчен ачык һавада “Бу китаплар сезне көтә!” исемле китап күргәзмәсе эшләде.Иң элек балаларны бәйрәм белән котладык. Бәйрәмдә балалар белән күмәк уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Чараның икенче өлешендә исә балалар табышмаклар чиштеләр, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Уенда катнашкан һәр балага бүләкләр бирелде. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.