“Җиңү көне-олы бәйрәм бүген, җиңүчене данлый илебез!”
Ел саен без 9 Май алдыннан без бөек елларга баш иябез, Ватаныбызны шул куркыныч сынауда саклаучыларны искә алабыз. Ашытбаш авылы ял паркында 9 Май уңаеннан тантаналы кичә узды. Чара фашист Германиясе белән сугыш башлану турындагы хатирәләр белән башланып китте. Соңыннан балалар сугыш, кыю совет халкының батырлыгы һәм, әлбәттә, Бөек Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр. Чарага тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде.Алар хөрмәтенә рәхмәт сүзләре һәм котлаулар яңгырады.