Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Матбугат. Электрон һәм басма мәгълүмат". ( экспресс -информация)

22нче апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә «Библиотөн-2017» акциясе кысаларында "Матбугат. Электрон һәм басма мәгълүмат" исеме белән матбугат сәгате үткәрелде.Ул киң катлам укучылары өчен әзерләнгән иде.Кичке сәгатьләрдә узу сәбәпле, чарада күбесенчә студентлар катнашты. Иң элек «Матбугат-заман сулышы!» дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Студентлар үзләре яратып укый торган басмаларны атап чыктылар.Кызлар күбесенчә мода, эстрада, аш-су турында яратып укысалар, ә егетләр исә автомобиль,техника,яңалыклар темасын үз итүләрен әйттеләр.