Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!» (шәфкатьлелек дәресе)

18 апрель көннеАшытбаш авыл китапханәсендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү,кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлык, яхшыны яманнан аера белү, изгелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан “Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!” исемле дәрес-уен узды. Плакатка төрле төстәге карточкалар беркетелде.Шул карточкаларны берәмләп алып, укучылар артында язылган төрле биремнәрне үтәделәр. Яхшылык, шәфкатьлелекне аңлаткан сыйфатларны укучылар күңел түренә куйдылар, ә начар гадәтләрне кире кудылар.Чара укучыларда зур кызыксыну уятты.