Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

”Кәҗә, Сарык һәм башкалар...” (Г.Тукай әкиятләре буенча)

Быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулды. Бу матур дата уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, “Кояшкай” балалар бакчасында кызыклы кичә үткәрде.Чарада Тукай әкиятләрендәге геройлар катнашты.Алар балалар өчен мавыктыргыч уеннар, биремнәр, табышмаклар әзерләгән иде.Балалар үзләре дә Тукай шиырьләрен яттан өйрәнгәннәр икән, бик матур итеп шигырь сөйләделәр.Чара татарның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.