Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Космоска сәяхәт “ интеллектуаль уен

Ашытбаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә космонавтика көненә карата тематик чара үткәрелде. Тема буенча ясалган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, беренче космик очыш, беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирелде.Укучылар 2 командага бүленеп, көч сынаштылар. Балалар серле галәмгә сәяхәт кылдылар, планеталар белән таныштылар, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар.