Космос һәм космонавтлар турында укыйбыз!
12нче апрель- авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә чара үткәрелде.Анда 2-4 нче класс укучылары катнашты. Иң элек галәм, аның киңлекләре, космонавтлар турында кыскача мәгълүмат бирелде. Аннан язучыларыбыз тарафыннан космоска багышлап язылган шигырьләр, хикәяләр белән таныштык. Б. Садретдиновның “Айда кунакта”, Р.Гыйззәтуллинның “Очучы буласым килә”, Н.Әхмәдиевнең “Күктә ничә йолдыз бар?”, Р.Бәшәрнең “Ай кызының зәңгәр чиләге” исемле китаплары файдаланылды.