Китапның бит туган көне! әдәби турнир
2 нче апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә китап бәйрәме үтте. Анда Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 2-4 нче класс укучылары катнашты. Алар презентация ярдәмендә бу бәйрәмнең килеп чыгышы, китап тарихы турында мәгълүмат алдылар. Балалар язучылары турында кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, әдәби табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр. Китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштылар, кызык дип тапканнарын өйләренә укырга дип алдылар.