Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз!

Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү, рәсем ясау сәләтләрен арттыру максатыннан, 1нче апрель көнне башлангыч класс укучылары белән чара үткәрелде. Иң элек балаларга кошлар турында информация бирелде. Укучылар викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында кошларны танып белүләрен сынап карау өчен “Безнең канатлы дуслар“ темасына рәсем ясадылар.