Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Утырмага барыйк әле” фольклор кичә

 Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. 22нче март көнне кул эшләре осталары Ашытбаш авыл китапханәсенә җыелды.Чара милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү һәм хезмәт эшчәнлеге аша, халык сәнгатенә кызыксыну уяту максатыннан чыгып үткәрелде.Бу кичтә безнең кул эше осталарыбыз үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, миллли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый бәйләм бәйләделәр, җеп эрләделәр. Куллары, күзләре талып киткәч табышмак әйтеш уены да уйнап алдылар.