Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Бәйрәм итик бергәләп!

Бакчада милли бәйрәмнәр бик күңелле үтә.21нче март көнне “Кояшкай” балалар бакчасында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре язгы бәйрәм – “Нәүрүз”не үткәрде. Балалар бу милли бәйрәмне зарыгып көтеп алганнар икән.Кыш бабай белән Нәүрүзбикә төрле уен-ярышларда көч сынаштылар.Аларга Убырлы карчык та ияреп килгән иде.Ул балаларга төрле кызыклы уеннар уйнатты. Балалар күмәкләшеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар, мәкальләр, табышмаклар әйтелде.