“Язлар матур хатын-кыз белән!” күзәтү
Ашытбаш авыл китапханәсендә 8 март көненә багышлап тематик китап күргәзмәсе урнаштырылды. Күргәзмә 4 бүлектән тора. “Легендар гүзәл затлар” бүлегендә танылган актрисалар: Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Сара Садыйкова, Асия Хәйруллина турында китаплар тәкъдим ителде. "Барысы да матурлык һәм сәламәтлек өчен!" бүлегендә матурлык рецептларын табарга, китаплар белән танышырга, матур прическа, өй шартларында массаж ясарга өйрәнергә була. «Кулинария буйлап сәяхәт!» бүлегендәге китапларда укучы популяр бәйрәмнәргә билгеле һәм оригиналь ризыклар табачак. “Хуҗабикә киңәшләре” бүлегендә чәчәк үстерү һәм кул эше буенча китаплар тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсе 15 мартка кадәр эшләячәк. Барлык теләүчеләрне күргәзмә белән танышырга чакырабыз.