Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Җәмгыятьтә хатын-кызның роле! әңгәмә

    Татар хатын-кызларының хәзерге җәмгыятьтә тоткан социаль роле нинди? Менә шушы темага сөйләшү өчен Ташкичү авыл җирлегенең хатын-кызлары 5 нче март көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортына җыелдылар.  Чараны авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Фәһим Хатип улы ачып җибәрде, хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Иң элек бирегә килүчеләр “Язлар матур хатын-кыз белән!” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.

     Хатын-кызның яшәешебездәге вазифасы мәсьәләсе һәрдаим актуаль. Бу турыда төрле фикерләр бар. Хатын-кыз мәсьәләсе бүгенге тормышта милли проблема кебек үк, иң үткеннәрнең берсе булып тора.  Кешене физик яктан да, рухи яктан да хатын-кыз тудыра һәм үстерә! Табигать һәм кешелек җәмгыяте тарафыннан хатын-кызга әнә шундый иң бөек миссия йөкләнгән! Әңгәмә барышында әнә шундый актуаль мәсьәләләр буенча сөйләшү алып барылды.