Сезнең белән язлар ямьле! бәйрәм кичәсе
6 нчы март көнне Кысна выл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.Анда сәхнә ветераннары, яшь үзешчәннәр һәм балалар катнашты.Авылның уңган, тырыш хатын-кызлары үзләренең кул эшләрен алып килгән иде.һәм алардан күргәзмә эшләп куелды, ул киң катлам халыкка тәкъдим ителде.Чараның икенче өлешендә “Башваткыч” уены үткәрелде.Анда зирәк, тапкыр хатын-кызлар катнашты.