Бәйрәм белән сезне, хатын-кызлар! бәйрәм кичәсе
5нче март көнне Ашытбаш мәдәният йортында 8нче март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.Аны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде.Чараның беренче өлешендә җырлы, биюле концерт номерлары булса, икенче өлешендә барыбыз да яратып өлгергән “Башваткыч” уены үткәрелде.Анда авылыбызның иң күп китап укучы, зирәк, тапкыр уенчылар катнашты.Башваткыч бәйрәм темасына багышлап эшләнгән иде.Катнашучылар уенда матур итеп катнашып, җиңү яуладылар, супер уенда катнаштылар. Ахырдан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.Чара бик күңелле үтте.