Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Песи, песи, пескәем!”

Бүген, язның беренче көнендә, Бөтендөнья песиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар чара оештырылды. Песиләр турында китаплардан күргәзмә эшләп куелды һәм балаларга тәкъдим ителде. Һ. Такташның “Тәүфыйклы песи” әкиятен рольләргә бүлеп укылды. Песиләр турында кызыклы фактлар җиткерелде.Нәни дуслар песиләр турында викторинага җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар.