Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Туган телем-татар теле, халкым теле-хаклык теле!”

     21нче февраль- халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә туган теле темасына багышланган башваткыч уены үткәрелде.Анда Г.Тукай исемендәге 7нче класс укучылары катнашты. Китапханәче  балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, укучылар жаргон сүзләр, чит ил сүзләре турында белделәр. Аннан үзара сайлап алынган 3 укучы башваткыч уенында катнашты.Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Чара бик мавыктыргыч һәм файдалы узды.