Китапханәгә китап бүләк ит! акция
Халыкара китап бүләк итү көне - календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.14-16 нчы февраль көннәрендә Ашытбаш авыл китапханәсендә фондны яңарту, яңа әдәбият белән тулыландыру максатыннан “Китапханәгә китап бүләк ит!” акциясе үткәрелде. Китап укучылар үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә сакланган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр.