Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Җәлил шигырьләрен укыйбыз! акция

15нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, “Җәлил шигырьләрен укыйбыз” дигән акция үткәрелде.Анда күбесенчә төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашты.Акция укучыларның игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы әһәмиятен арттыру, халыкны китапханәләргә җәлеп итү максаты белән уздырылды.