Әфганстан-йөрәк ярасы (патриотик сәгать)
15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, ”Әфганастан – йөрәк ярасы” дип аталган патриотик сәгать үткәрелде. Чарада китапханәче Әфганстан турында, андагы сугыш һәм безнең гаскәрләрнең аннан чыгарылуы турында сөйләде. Аннан укучылар белән әфган сугышы турында документаль фильм карадылар.Ахырдан каралган фильм буенча фикер алышу үткәрделәр.