“Каян килгән изге Вәли?”
Авылыбыз яшьләре арасында бер-береңә карата хөрмәт, мәхәббәт һәм җаваплылык хисе хисе тәрбияләү максатыннан чыгып, Ашытбаш авыл мәдәният йортында “Каян килгән изге Вәли?” дип исемләнгән күзәтү- әңгәмә үткәрдек.Иң элек бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып үтелде.Укучыларга мәхәббәт темасын яктырткан китаплар, журналлар тәкъдим ителде.Чарада катнашучылар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.Аннан үзләре укыган әсәрләре буенча фикерләр алыштылар.