"Наш Пушкин" әдәби сәгать
10 февраль – Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне. Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, рус классигын искә алдылар. Китапханәче балаларга Александр Пушкинның тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы фактлар сөйләде. Пушкинның “Сказка о рыбаке и рыбке” исемле әсәре буенча викторина үткәрелде. Язучының күргәзмәдәге китаплары белән танышып чыктылар. Балалар шигырьләрен укыдылар, әсәрләргә иллюстрацияләр ясадылар.