“Албастылар илендә...” әдәбият сәгате
Танылган язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Галимҗан Гыйльмановка 1 февральдә 65 яшь тулды.Шул уңайдан китапханәдә язучы иҗатына карата әдәбият сәгате үткәрелде.Анда башлангыч класс укучылары катнашты. Г.Гыйльманов — олылар өчен, дә балалар өчен дә иҗат итүче, бүгенге татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе.Аның әсәрләреннән серлелек бөркелеп тора. Укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирелде.Аннан соң әдипнең китапларыннан тезелгән күргәзмә белән таныштырып чыгылды, күзәтү ясалды.Укучылар язучының шигырьләрен, әсәрләрен рольләргә бүлеп укыдылар.