“Камалышагы Ленинград” (патриотик сәгать)
1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 78 ел тулды. Шул уңайдан, кече яшьтәге укучылар өчен патриотик сәгать үткәрелде.Китапханәче балаларга Ленинград халкына нинди сынаулар аша узарга туры килүе, аларның батырлыгы, Ладога күле аша салынган коткаручы “Тормыш юлы” турында сөйләде.Аннан шул теманы яктырткан документаль фильм карадылар. Әлеге темага багышлап, китап күргәзмәсе әзерләнде, әңгәмә үткәрелде.