Әкият геройлары балалар бакчасында
Кайсы гына бала әкият яратмый икән, бигрәк тә бакча яшендәге балалар. 11нче январь көнне, балаларның әкият яратканын белгәнгә күрә, әкият геройлары үзләре балалар бакчасына кунакка килделәр. Һәм үзләре белән бик күп уеннар, конкурслар, биремнәр һәм әкияттән өзекләр алып килгәннәр иде.Нәниләр рәхәтләнеп уйнадылар, биремнәрне, табышмакларны чиштеләр.Үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар.Балаларга бу чара бик ошады, ахырдан әкият геройлары белән күмәкләшеп фотога төштеләр.