Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Кар кызы остаханәсе” мастер-класс

Яңа ел уенчыклары тарихы белән таныштыру, укучыларны чыршы уенчыкларын үз куллары белән ясарга өйрәтү максатыннан мастер-класс үткәрелде.Анда башлангыч класс укучылары катнашты.Укучыларны чыршы бизәү тарихы белән кыскача таныштырып кителде.Төрле журналлардан, китаплардан һәм интернеттан карап, үзебезгә ошаган уенчыкны сайлап алдык һәм бергәләп детальләрен кисеп, ябыштырып бик матур гирляндалар ясадык.Укучыларга бергәләп уенчыклар ясау бик ошады.Киләчәктә дә шундый чаралар күбрәк булсын иде дигән теләкләрен җиткерделәр.