“Геройлардан үрнәк ал!” батырлык сәгате
Россиядә Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары өчен “Геройлардан үрнәк ал!”дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Укучылар белән әнә шул хакта сөйләштек. Балалар бу темага карата тормыштан мисаллар китерделәр.Районыбыздан чыккан батырларны искә алып, аларның биографияләре белән дә кыскача танышып чыктык.Батырлык турында шигырьләр, җырлар искә төшерелде, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды.