Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Безнең җавап-коррупциягә юк!,-дип әйтик” хокукый мәгълүмат сәгате

БМО карары буенча 9 нчы декабрь бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Яшь буында коррупциягә каршы көрәштә гражданлык позицияләре, кыйммәтләр тәрбияләү һәм үстерү, коррупция төшенчәсен аңлату максатыннан хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде.Анда авылның яшьләре, студентлар катнашты. Әдәпсезлек, әрсезлек, ришвәтчелек кебек тискәре күренешләргә ничек каршы торырга, шул хакта сөйләшү алып барылды. Киләчәгебез ышанычлы,өметле булсын өчен әлеге явызлыкның тамырын уртак тырышлык белән корытырга тиешбез дигән нәтиҗә чыгардык.