Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Кишер бәйрәме.

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру, яшелчәләрнең кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен ачыклаумаксатыннан чыгып, Кысна авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсе үткәрде.Иң элек, яшелчәләрдән тезелгән күргәзмә белән танышып чыктылар. Балалар бу кичәдә яшелчәләр турында күзаллауларны тагын да киңәйттеләр, аларның туган илләрен, сортларының,  үстерү «серләрен» ачыкладылар.Һәм иң мөһиме -яшелчәләрнең кеше сәламәтлеге, үсеше өчен әһәмиятле булуын искә төшерделәр.Ә соңыннан  төрле башваткычлар, табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар.