Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Сак булыгыз, мошенниклар!” акция

Соңгы арада мошенниклардан алдану очраклары турында матбугат чараларында еш хәбәр ителә. Хокук саклау органнарының халыкны бертуктамый кисәтеп торуларына да карамастан, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә. Менә шул алдануны булдырмый калу максатыннан чыгып, Ашытбаш авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Сак булыгыз, мошенниклар!” дигән акция үткәрделәр. Шул тема буенча буклетлар эшләп, кеше күп йөри торган социаль объектлар янына чыгып, ничек итеп алданмаска кирәклеге турыда сөйләп, аңлатып чыктылар.