“Татарча диктант 2021” белем тикшерү акциясе.
10нчы сентябрь көнне бөтен дөнья “Татарча диктант 2021” белем тикшерү акциясе булып узды. Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту.Әлеге акциядә Ашытбаш авыл китапханәсе дә актив катнашты.Чарада 11 кеше диктант язды.Эшләр тикшерелеп, катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.