Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Һәр баланы үз сабые сыман, иркәли ул, сөя, ярата!” (бәйрәм)

27 сентябрь - Россиядә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!Шушы бәйрәм уңаеннан, Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре һәм 1нче класс укучылары  төрле әкият геройлары булып тәрбияче апаларны котлады.Аларга шигырьләр сөйләделәр, театральләшкән өзек уйнадылар. Авыр хезмәтләрендә түземлек, җан тынычлыгы, ак бәхетләр һәм сәламәтлек теләделәр! Барлык балалары да тәүфиклы, акыллы булсыннар!