Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Бәрәңге бәйрәме” тематик кичә

Бакчаларда тәгәрәшеп үскән “йомры гәүдәле, йодрык кадәрле” бу яшелчә безнең өстәлләрдән ел әйләнә төшми дисәк, дөрес булыр. Кеше организмы өчен алыштыргысыз булган бу яшелчәдән бик күп төрле ризыклар әзерләнә.Ашытбаш мәдәният йортына “Бәрәңге бәйрәме”нә килүчеләрне дә әлеге яшелчә берләштерде. Авыл халкы төрле уеннарда, конкурсларда катнашты, җырлады, биеде, кыскасы рәхәтләнеп күңел ачты.Җиңүчеләргә, бәйгедә катнашып кызыксындыру призларына лаек булучыларга, шулай ук  төрле уен-ярышларда катнашкан тамашачыларга да бүләкләр тапшырылды. Мәдәният йорты ишегалдында бәрәңгедән әзерләгән пәрәмәчләрдән тамашачылар да авыз итте.Бәйрәм көлдә пешкән бәрәңге ашау белән тәмамланды.