“Күңелле балачак” балалар бәйрәме.
Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә! Балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу.Шул уңайдан Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре кече яшьтәге балалар өчен зур бәйрәм чарасы оештырды. Кичәдә әкият геройлары да катнашты. Балалар аларга ярдәм иттеләр, бергәләп күңел ачтылар, җитезлек һәм зирәклектә көч сынаштылар.