“Көз бәйрәме Сөмбелә”
Татар халкының милли йолаларының берсе – уңыш бәйрәме белән таныштыру, укучыларның сөйләм телен үстерү, татар теленә, татар халкының бәйрәмнәренә кызыксыну уяту максатыннан башлангыч класс укучылары өчен уңыш бәйрәме үткәрелде.Балаларны бәйрәм белән котларга Сөмбелә килгән иде.Ул укучыларга төрле уеннар, табышмаклар һәм конкурслар алып килгән иде.Бәйрәмдә шулай ук бакчачы, карачкылар да катнашты.Укучылар бу көнне чын күңелдән бәйрәм итте, үзләрен төрле яктан сынадылар, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар.Ахырдан бакчачы карт биргән кызыл баллы алмалар белән сыйландылар.