Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Минем беренче китабым!” дәрес-сәяхәт.

Нәниләрне  китап белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан Ашытбаш урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары белән дәрес-сәяхәт үткәрелде. Алар инде кечкенәдән, балалар бакчасыннан бирле китапларны карап, тыңлап үстеләр.Һәм менә үзләре дә хәреф танырга, язарга өйрәнергә дип мәктәпкә керделәр.Ә кайберләре инде хәрефләрне таный да башлаган.Укучылар өчен рәсемле, эре хәрефле, иҗекләп укырга өйрәнү өчен китаплар тәкъдим ителде.Китапханәче апалары укучыларны китпханәгә чакырды һәм хәрефләрне өйрәнеп беткәч укырга китап бүләк итте.