Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Онытырга хакыбыз юк!” (бәйрәм кичәсе)

8нче май көнне Ашытбаш авылының Ана даны һәйкәле янында тантаналы бәйрәм митингы үткәрелде.Һәйкәл янында “Батырлар даны-мәңгелек!”дигән исем астында китап күргәзмәсе эшләп куелды  Һәм авыл халкына тәкъдим ителде. Кичәдә  Г.Тукай исемендәге төп гомумбелем мәктәбе укучылары чыгыш ясады.Сугыш темасына багышланган шигырьләр, җырлар, болар барысы да халык күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз. Бәйрәмне карарга  сугыш чоры балалары һәм авыл халкы килгән иде.