Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Тукайны искә алып!”

Һәр ел саен 15 апрель көнне Казанда Яңа татар бистәсе зиратындагы Г. Тукай каберенә чәчәкләр салына, бөек татар шагыйре рухына дога кылына.Шушы дата уңаеннан Ашытбаш авыл китапханәсендә дә бөек Тукайны искә алу сәгате үткәрелде.Анда башлангыч класс укучылары катнашты.  Вафатына инде 108 ел узганнан соң  да Тукай иҗаты һич тә онытылмый, киресенчә, яңара гына бара кебек.Аның тормышын һәм иҗатын архивларда сакланучы ядкәрләр күзалларга ярдәм итә. Укучылар белән әнә шул хакта сөйлшү булды.Чарада балалар шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, шигырьләрен сөйләделәр.