Тукай музеена сәяхәт
8нче апрель көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре башлангыч класс укучылары һәм аларның укытучылары белән Яңа Кырлайда урнашкан Г.Тукай дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексына сәяхәт кылдык.Укучылар ел саен бу музейга барып торсалар да, бер дә туймыйлар, зур кызыксыну белән экспонатларны карап, бөек шагыйрьнең тормышы, иҗаты турындагы белемнәрен кабат яңарттылар.Кырлай авылы, Тукайның балачагы турында документаль фильм да карадылар.Кыскасы, укучылар, бу сәяхәттән бик яхшы тәэсирләр алып кайттылар.