Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Җирле үзидарә- кичә, бүген, иртәгә...”

21нче апрель көнне район муниципалитетлары  үзләренең һөнәри бәйрәмен- Җирле үзидарә көнен билгеләп үтәләр.Шул уңайдан, Ташкичү авыл җирлегенә кергән Ашытбаш авылында  сәркатип Алсу Якуп кызы Габрахманова катнашында очрашу булып узды.Ул чарада катнашучыларны җирле үзидарәнең тарихы, агымдагы елда планлаштырылган эшләр белән таныштырды һәм җирле үзидарә эшенә кагылышлы сорауларга җавап биреп үтте.