“Спорт һәм сәламәтлек!” сәламәтлек сәгате
7апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Шушы дата уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны физик яктан чыныктыру, чыдамлылык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан сәламәтлек сәгате үткәрде.Анда башлангыч класс укучылары катнашты.Иң элек балалар сәламәтлек темасына эшләп куелган китап күргәзмәсе белән таныштылар.Аннан сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән күнегүләр ясадылар.Спорт белән дус булганда гына сәламәтлеккә ирешеп була дигән нәтиҗәгә килделәр.