“Бергә булганда без көчле!”
2021нче ел-Татарстан Республикасында Туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасында “Бергә булганда без көчле!” дип аталган семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда татар, рус, мари мәдәни үзәкләре булып саналган авыл китапханәчеләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.