Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Г.Зәкиева “Юлларыма каршы чыкма!” спектакль

Ел саен 27 нче мартта бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф - гадәтенә мәхәббәт уята. Төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Бу дата уңаеннан Ашытбаш авыл мәдәният йортында авыл яшьләре белән берлектә якташыбыз Г.Зәкиеваның “Юлларыма каршы чыкма!” дип исемләнгән спектаклен сәхнәләштерелде.Жанры буенча 2 пәрдәлек драма булса да, спектакльдә көлкеле күренешләр дә бар иде.Яшьләребез шулкадәр җиренә җиткереп башкардылар, елыйсы урында тамашачы  күз яшьләрен тыя алмый утырган булса, кызыклы сюжетлар вакытында чын күңелдән көлеп,күңел биреп карадылар.Театр шундый сәнгать инде ул, бөек Тукаебыз әйткәндәй, “..Театр елатадыр, көлдерәдер, тагы  үткән гомерне уйлатадыр...”.Кыскасы, авыл халкы спектакльне бик җылы кабул итте, тамаша тәмамлануга зал алкышларга күмелде.